БӘРГӘЛӘШҮ ф. 1) урт. юн. к. бәргәләү 2) Йодрык белән бәрешү, төрткәләшү; сугышу. --- күпер асларында, әвеннәрдә, печәнлекләрдә, очырмаларда кайнаша торгач, аяк бармакларың каный, балтыр итләрең, терсәкләрең суела, «җан дусларың» белән бәргәләшә торгач, иреннәрең ертыла, борыннан кан китә. Г.Бәширов. Торып, сикергәләп, үзара бәргәләшеп тә карадылар, ләкин, эчкә салкын үткәнлектән һәм аяк-куллар бик яман туңганлыктан, ул аларга бертөрле дә ярдәм итмәде. М.Гали Бәргәләшә башлау Бәргәләшергә тотыну. Гадәтенчә, Идмас мәсьәләне йодрык белән чишмәкче булды. Алар бәргәләшә башлаганнар иде, бригадир килеп аерды. А.Хәсәнов Бәргәләшә бирү Бәргәләшүне дәвам итү Бәргәләшеп алу Кыска вакыт эчендә яисә җиңелчә генә бәргәләшү. Кайбер вакыт юк-бар өчен талашып китәбез. Бәргәләшеп алган чаклар да була. Г.Ибраһимов. Мөрәле малайлары, кесәләрен әйләндереп, бер төрерлек тәмәке эзлиләр, шул арада ду килеп бәргәләшеп алалар. М.Мәһдиев Бәргәләшеп китү Кинәт бәргәләшергә тотыну. Юктан да ачу чыга, егетләр белән бәргәләшеп китәргә генә торам. Ф.Яруллин Бәргәләшеп тору Һәрвакыт, бертуктаусыз бәргәләшү Бәргәләшеп чыгу Барысы белән дә бәргәләшү Бәргәләшеп яту Әле, хәзерге вакытта бәргәләшү |