БӘРГӘЛӘ’Ү ф. 1) кбт. дәрәҗ. к. бәрү ( 1, 2 мәгъ.)

2) Кыйнау

Бәргәләп алу Тиз арада яки җиңелчә генә бәргәләү. – Үзебезгә дә җитми бит, – диде Илфир һәм, фуражкасын салып, баганага бәргәләп алды. Р.Кәрами. Рашат квартира мәсьәләсен Әхнәфнең ачуын китерергә, ызгыш-талаш чыгарырга, куркытырга, җае чыкса, бераз аны типкәләп, бәргәләп алу нияте белән генә кузгаткан иде. Ф.Садриев

Бәргәләп ату Бик тиз арада каты кыйнау. Нәрсә булганын аңлап өлгергәндә, малайларның берсе – бер, икенчесе икенче якта егылышып ята иде. Кире борылып килеп, Эдуард бәргәләп аткан икән. Л.Гыймадиева

Бәргәләп бетерү Каты гына төрткәләү, кыйнау, бәргәләү. Кайбер баянчылар гастрольләр вакытында артыгын «кәефләнә», баянын бәргәләп бетерә, онытып калдыра, урлата. Р.Батулла

Бәргәләп йөрү Әле, хәзерге вакытта төрле урыннарга бәргәләү. Ике кулына ике чемодан тоткан Хуҗа тимер юл платформасындагы поезд вагоннарына башы белән бәргәләп йөри икән. Ш.Маннапов

Бәргәләп кую Тиз генә бер-берсенә бәреп алу. Хәтта шушы очышы вакытында --- аякларын, вак-вак кына итеп, бер-берсенә бәргәләп куярга да онытмады. Р.Вәли

Бәргәләп ташлау Кинәт, каты итеп бәргәләү. Күзләрен кан баскан берничә [фетнәче] мужик әбине бәргәләп ташладылар. Г.Ибраһимов. Ышан Шәйхигә! Ул зерә юкка да бәргәләп ташлый. Г.Бәширов

Бәргәләп тору Әледән-әле, бертуктаусыз бәргәләү. Кояш әле җылыта җылытуын, әмма теге җил гел бәргәләп тора: – Мин – төньяктан! Мин – төньяктан! – ди. М.Мәһдиев. Исхак кече капканы ачык калдырып чыгып киткән, яңгыр җиле капканы шапы-шопы бәргәләп тора иде. А.Гыйләҗев

Бәргәләп чыгу Башыннан ахырына хәтле һәрберсен бәргәләү. Өчебез өч яктан... Тотабыз да... Бәргәләп чыгарабыз! И.Юзеев

Бәргәләп яту Әле, хәзерге вакытта бәргәләү

Бәргәли башлау Бәргәләргә тотыну. Кара пантера калкулыкка тавышсыз гына йөгереп менде дә, тешләшеп тә тормыйча, Маугли тирәсендә илле-алтмыш рәт булып тезелеп утырган маймылларны уңга-сулга бәргәли башлады. Р.Киплинг

Бәргәли бирү Бәргәләүне дәвам итү

Бәргәли төшү Тагы да бераз бәргәләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә