БӘРГӘЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. кбт. дәрәҗ. к. бәрү ( 1 мәгъ.) 2) Кул-аякларын бәрә-бәрә тыпырчыну // Кая барырга, нәрсә эшләргә белмәү. Ядрә бушлыкка очмады, үлем тоеп бәргәләнгән ябалакка тиде. Н.Гыйматдинова 3) Ярсу, өзгәләнү. Бәгыремдә өннәр бәргәләнә, дөрес яңгырамый кайтаваз. З.Мансуров. Лигачев ишеләр, эшлексез Ивашкалар һаман тырпылдый, бәргәләнә. А.Гыйләҗев. Мин генәме бәргәләнәм, Мин генәме эзләнәм; Мин генәме, мин генәме – аягүрә тезләнәм... Л.Лерон Бәргәләнә башлау Бәргәләнергә тотыну. Каны белән бергә җаны да күкрәк читлегендә бәргәләнә башлады. Ф.Бәйрәмова Бәргәләнә тору Бертуктаусыз, озак вакыт дәвамында бәргәләнү. Бәргәләнә торгач, анда-монда сугылып тәмам сөмсере коелган Нәҗип мебель кибетенә грузчик булып эшкә керде. А.Гыйләҗев Бәргәләнеп алу Кыска вакыт эчендә, бераз бәргәләнү. Ә бу хәбәрне ишеткәч, бугазын чалып җибәргән мал кебек тыпырчынып, бәргәләнеп алды да хәлсезләнеп калды. Х.Сарьян. Вахит турындагы уйлануларым өмет белән шик-шөбһә арасында бәргәләнеп алган иде. М.Галиев Бәргәләнеп бетү Тәмам бәргәләнү, бәргәләнү дәрәҗәсенә җитү. Хат-хәбәр көтәрсең син. Бәргәләнеп бетәрсең син, Тәгәрәп китәрсең син! Р.Закиров Бәргәләнеп йөрү Озак, дәвамлы рәвештә бәргәләнү. Хәлимнең уйлары яшен тизлегендә бәргәләнеп йөрде. Г.Гыйльманов. Бер Рәмзия генә түзәргә тиеш тә, бер ул гына ике арада бәргәләнеп йөрергә мәҗбүр булып чыга... Г.Гыйльманов Бәргәләнеп кую Кинәт, аз гына бәргәләнү. Менә озын кара керфекләр дерелдәп куйдылар, кыз тирән итеп сулыш алды, башын икенче якка борып, ыңгырашып, бәргәләнеп куйды. Х.Ширман Бәргәләнеп тору Әле, сөйләү моментында бәргәләнү. Тагын берничә мизгел төш белән өн арасында бәргәләнеп торды да фани дөньяга --- кайтты. Г.Гыйльманов Бәргәләнеп чыгу Билгеле бер вакыт дәвамында, шул вакытның башыннан ахырына кадәр бәргәләнү. Тән белән җан төне буе бәргәләнеп чыктылар. А.Гыйләҗев Бәргәләнеп яту к. бәргәләнеп тору. «Һау-һау» кечкенә ачыклык уртасында тырпаеп утырган агач төбе янына сузылган да, башын селки-селки, шыңшып-чинап, бәргәләнеп ята. Г.Гыйльманов |