БӘРӘЧ ы. 1) Сарык чакыру өчен кулланыла. Капкадан чыккач, үзен тынычландырырга теләпме, әллә үзенең монда икәнлеген белдерепме: «Бәрәчкәй, бәрәчкәй...» – дип, берничә тапкыр кычкырган булды [Мәгъфия]. Р.Ханнанов 2) бә́рәч Гаҗәпләнүне белдерә. Бәрәч, Габдрахманныкы булмый, кемнеке буласың соң син? Р.Сибат. – Бәрәч, син тагы кая бармакчы буласың? – дип сорады. Г.Әпсәләмов. Бәрәч, күрми торам – адаш абзый да монда икән. Р.Хәмид. Бәрәч, мин әллә тема сатып йөрүчеме? Таныш өянкеләр |