БӘРӘҢГЕ и. Паслёнчалар семьялыгыннан, калын сабаклы, катлаулы яфраклы, йолдызсыман вак чәчәкле, эре бүлбеле күпьеллык куак үсемлек. Бәрәңге – ярты икмәк. Мәкаль

2) Шул үсемлекнең крахмалга бай бүлбесе. Бераз ит, бәрәңге тәмен тойды Хәлим. Г.Гыйльманов

◊ Бәрәңге ашау белән бер Берәр эшне җиңелгә санау. Бәрәңге ашаудан да җиңел к. бәрәңге ашау белән бер. Егерме биш атлы кеше өчен җәяүле җиде бәндәне җиңү – бәрәңге ашаудан да җиңел булачагы билгеле. М.Галәү. Бәрәңге баш гади с. кимс. 1) Акылсыз; 2) Хәтерсез. Солдат киемендәге тракторчы аның касыгына төртеп алды: – Бәрәңге баш син, Вакыйф абый! – диде. Ә.Гаффар. Бәрәңге корсак гади с. кимс. Бәрәңге ашарга яратучы. Бәрәңге суы Сыек һәм туклыксыз бәрәңге шулпасы. Их, иптәшләр, азмы изелдек, инде монда тагы изәләр – мәдрәсә тыгыз, сасы, юеш, мөгаллим – надан. Ашарга юк, булса – бәрәңге суы белән чи арыш икмәге! Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә