БӘРӘНЛӘ’Ү ф. Бәрән китерү (сарык, кәҗә турында). Болар тагын дүртәрне бәрәнләп, кәҗәләр күбәеп киткәч, аларның барысын да сатармын да --- рәхәтләнеп торырмын [дип уйлаган]. Әкият. Безнең кәҗә бәрәнләгән, Игез бәрән китергән. Ф.Садриев. [Нәсел сарыгы] Ел саен икене бәрәнли, үзенең җоны озын, нечкә. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә