БӘРӘН и. 1. Сарык яки кәҗә баласы. Көтүдән калган бәрән бүрегә тап булыр. Мәкаль. Бәрәннәрнең үз әнкәләре дә, нәкъ безнең әни шикелле, бик тә бала җанлы. В.Нуруллин 2. с. мәгъ. 1) Бәрән йоныннан бәйләнгән, басылган, бәрән тиресеннән тегелгән. Бәрән бүрекне артка чөеп, тыныч кына ипи ашап торучы эшче аны каш сикертеп кенә сәламләде. А.Толстой. Ул өстенә кара бәрән якалы озын сырма, аягына актан карайган киез итек кигән. Х.Сарьян. [Егетләрнең] Өсләрендә – бәрән эчле билле бишмәт, башларында – кама читле бүрек, муеннарында – ак шарф, кулларында – ак перчатка... Ә.Еники 2) Бер яше тулмаган, яшь. Бәрән сарык |