БӘРӘКӘТСЕЗ с. 1) Файдасыз; файда, уңыш китерми торган. Илке-салкы йөреп җыкка калдык, Бәрәкәтсез булды бу нигез. Г.Афзал. Кармак белән балык тоту – бик бәрәкәтсез эш, дигән карарга килдем. Ш.Камал

2) Тиз бетә торган. Монда авыз тутырып ашарга ипи җитми, булганы да, саргылт күбек кебек, бәрәкәтсез иде. М.Маликова

3) Эчтәлексез, мәгънәсез. [Бу фильм] Хәрәкәтсез һәм бәрәкәтсез өзлексез бер лирика шунда. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә