БӘРӘКӘТЛЕ с. 1. 1) Мул, озакка җитә торган. Печән, ару азык саламнары көтелмәгән дәрәҗәдә бәрәкәтле булып чыкты. Ф.Хөсни 2) Уңыш, файда китерә торган, игелекле. Ә давыл артыннан килгән бәрәкәтле яңгыр, тәүлек буена, бер әкренәеп, бер шәбәеп, туры гына яуды да яуды. Ә.Еники. – Туйлар елы килә, муллык елы, бәрәкәтле ел, – дип куаныштылар Күктау кешеләре. А.Гыйләҗев 2. рәв. мәгъ. 1) Бик саклап, кадерен белеп. Акчаны бәрәкәтле тоту 2) Нәтиҗәле, файдалы. Гүзәл булды, бәрәкәтле булды – Җил-давылсыз булды тормыш. Ә.Гадел. Өлкән буын артистларның драматургиягә килүе дә бәрәкәтле булды. Р.Мирхәйдәров |