БӘРӘКӘТ и. гар. 1. 1) Муллык, барлык, матди җитешлелек. – Хәерле булсын, хәсрәтең зур иде, --- бурлы бия бу йортка җиңел аяк белән килде, бәрәкәт китерде, – диде. Г.Ибраһимов. Шушындадыр бу дөньяның Бәрәкәтләр ятар җире. Х.Әюп

2) Файда, уңыш, табыш. Әйт, Акыл, әйт соңгы сүзең: Хәрәкәтең – бәрәкәтме? Әллә инде... һәлакәтме? Ә.Рәшит

3) Кадер, кадерлелек. Өстәлдә бәрәңге суынды, бәрәкәте китте. Ш.Бикчурин. Хәрам нәфесне киңәйтә, бәрәкәтне ала. Н.Гыйматдинова

2. бә́рәкәт ы. Кинәт килеп туган нык гаҗәпләнүне белдерә. Бәрәкәт? Ни дигән сүзең бу, әни? Р.Хәмид. Бәрәкәт, Әхмәтҗан улым, син түгелме соң бу?! Г.Галиев. Бәрәкәт... Әллә китәсең дә инде?! Т.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә