БӘРАБӘР с. фар. 1. Бердәй дәрәҗәдәге, тиң булган, лаек. Үзенә бәрабәр ана арыслан белән юлдаш булып, сахрада кунды. Дастан. Фроловка бәрабәр замполит булу җиңел түгел иде. Х.Камалов. Болар белән бәрабәр: «Мөхәррирләр вә каләм», «Аллы гыйшкына» дигән кебек һәр җәһәтләреннән зәгыйфь шигырьләр дә ара-тирә очраштыргалыйдыр. С.Исәнбаев 2. рәв. мәгъ. Бердәй, тиң. Ә бит, чыдамлык белән сабырлык – фатихага бәрабәр, дигән китап. М.Хәсәнов 3. бәрабәренә бәйл. функ. Хакына, исәбенә. Дөрес, без миллионнарның каны, җаны бәрабәренә, кеше гомере белән һич исәпләшеп тормастан, дөньядагы афәтләрнең берсен – фашизмны җиңеп чыктык. А.Гыйләҗев. Ул акчаны чечен егетләре иректән мәхрүм булу бәрабәренә табалар. Р.Мирхәйдәров. Нәрсә өчен кеше шулчаклы канга батып җәфа чигә? Ни бәрабәренә? Туган җире өчен генәме? Х.Камалов. Ул мине әнә ничек түзеп тора, шуңа бәрабәр дигәндәй, мин дә түзәргә һәм сер бирмәскә тиешмен. Х.Камалов |