БӘПКӘ’ ҮЛӘНЕ и. бот. Роза чәчәклеләр семьялыгыннан, җиргә түшәлеп үскән озын сабаклы, вак катлаулы яфраклы үлән үсемлек; кош икмәге; русчасы: травка-муравка, птичья гречиха. Бәпкә үләне белән капланган урамны әллә нинди төсләргә манып, күктән нур сибелә... Т.Таһиров. Тыгыз бөреләре шартлап, агачлар яфрак ярды, капка төбендә, яшел хәтфә булып, бәпкә үләне шытып чыкты. Р.Хәбибуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә