БӘПКӘ III и. рус. махс. 1) Тугызы – башлары белән эчкә таба салынып, унынчысы аларның өстенә утыртылган көлтә өеме. Бригадир Мәрьямниса: «Борыныңа җиткән корсагың белән урак уруы кыендыр, бәпкәләргә тезеп торсаң да бик җиткән!» – диде. К.Кәрим. Ул, җигүле ат белән, бәпкәдәге көлтәләрне эскерткә ташый. Н.Булатов. [Сара:] Тилгән тавы кырында көлтә бәйли идек. Төшлеккә туктап, бәпкә төпләренә хәл алырга яттык. Ә.Гаффар

2) Көлтә кую ысулы. Ул кичкә кадәр биш көлтә урып, дүрт көлтәне җиргә утыртып, бишенчесен башы белән өскә каплап бәпкә ясап, үзенә бер өем куйды. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә