БӘПКӘ I и. 1. 1) Су кошларының (каз, үрдәк) баласы. Баш очында – Идел буе казының, кыйгылдап-кыйгылдап, җәйләр буе җыеп, киләсе елга йомыркасын җылытып, бәпкәләрне суыктан сакларга әзерләгән ак мамыгы. Г.Исхакый. Әле казлар гына күренми, алар, үзләренең бәпкәләрен чыгарырга, ояларында утыралар... Ф.Садриев. Монда без – ялантәпиле балалар – яшел чирәм белән капланган Өчбүлә елгасы буенда каз бәпкәләре карап үстек. Ә.Бәйрәмов. Бүген төш күреп уяндым. Имеш, мин су буенда каз бәпкәләре саклап йөрим. Бәпкәләрне суга төшерергә кирәк. Ф.Яруллин

2) бәпкәм (бәпчегем) ирк. Олы кешенең яшьләргә, кечкенәләргә иркәләп эндәшү сүзе. Бәпкәм, акыртын! Кияү мулладан оял! Г.Исхакый

2. с. мәгъ. Бер яше тулып җитмәгән (каз, үрдәк турында). Бәпкә каз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә