БӘ’П- кис. «Б» авазына башланган «бәләкәй» сыйфатына ялганып, артыклык дәрәҗәсе ясый торган индивидуаль алкисәкчә. Бәп-бәләкәй генә булып калган ул [Әнвәр]. Х.Камалов. Шом – ул тәннең аңсыз уе. Нишлисең бит, уйлана – Бәп-бәләкәй Үлем кергән җан яшәгән ояга. Р.Харис |