БӘНДӘ и. фар. 1) Кеше . Бәндәгә ниләр язган, шуны татыр, Бу адәм дә тәкъдиреннән башка булмас. Акмулла. Бу атлы – теге вакытта Хәлим белән Майяны авылга алып кайткан изге бәндә иде. Г.Гыйльманов. Бәндә якты дөньяга аяк басар-басмас ук бозып язылган документ аны үлгәнче, ягъни каберенә, зиратка кадәр озата килә, дидек. Р.Әмирхан

2) Буйсынган кеше. Бәндәгә бәндә булганчы, Аллага бәндә бул. Мәкаль. Ходай Тәгаләгә мең рәхмәтләр инде, без бәндәләренә шушындый асыл урын яратып биргәненә. З.Зәйнуллин

3) кимс. Начар, ихтыярсыз, булдыксыз кеше. Чын күңелең, ихлас җаның белән, ул мәнсез бәндәләрне кичер. Г.Гыйльманов. Өйрәтте ул безне кыюлыкка, Бәндә түгел, адәм булырга. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә