БӘЛШӘЮ ф. сөйл. к. бәлешләнү. [Үпкәсе көчәйгән] Луизаның турсайган иреннәре бәлшәйде. А.Гыйләҗев Бәлшәеп бетү Тәмам, бик нык бәлшәю . Хәмәтдин карт кырык җирдән тишелгән, бәлшәеп беткән киез эшләпәсен салып, аны, шуның белән киңәшләшеп алгандай, учында кат-кат йомарлады. С.Поварисов Бәлшәеп калу Ниндидер сәбәп белән яки вакыттан соң бәлшәйгән хәлгә килү. Бәлеш ашарга яраткан авыз бәлшәеп калучан була, ди. Н.Исәнбәт Бәлшәеп килү Аз-азлап, акрынлап бәлшәю Бәлшәеп тору Әле, хәзерге вакытта бәлшәйгән хәлдә булу Бәлшәя бару Торган саен ныграк бәлшәю Бәлшәя бирү Бәлшәюен дәвам итү Бәлшәя төшү Тагын да бәлшәю |