БӘЛТЕРӘ’Ү ф. 1) Тузып беткәнлектән таралырга тору. Бәлтерәгән каралты-кура // Селкенеп-калтыранып тору

2) күч. Хәлсезләнү. Бу коточкыч хәбәрнең дөреслегеннән дә бигрәк, аның барлык тирә-якка таралып өлгерүе тәмам бәлтерәткән ата белән ананы. М.Садыйков

Бәлтерәп бетү Тәмам бәлтерәгән хәлгә килү. Бәлтерәп беткән калтыравык Ираида Никифоровна «акча» дигәндә тернәкләнеп китте һәм аяк терәп карулашты. А.Гыйләҗев. Ак сакаллы Шәймәрдән бабамның [карчыгы да] --- үзе кебек үк бәлтерәп беткән. А.Расих

Бәлтерәп йөрү Анда-монда, төрле җирдә, озак кагылып-сугылып йөрү; нәрсә эшләргә дә белми аптырау. Хәзер дә Габделхәй перронда озак кына бәлтерәп йөрде дә станциядә туктамыйча, җилләнеп кенә узып киткән товарный вагоннарын санап басып торды. Н.Фәттах. Бу шимбәдә Ирек көне буе үзенә беркетелгән колхозда бәлтерәп йөреп, эт булып арып-алҗып, ачыгып кайткан иде. Ф.Садриев

Бәлтерәп тору Бәлтерәгән хәлдә булу. «Күпер» дигәннәренең «күпер» димәсәң хәтере калыр: су өстенә резинка мендәр тезеп чыкканнар, бәлтерәп кенә тора. М.Әмир. Хирургларга әнә кешеләрнең эчен ярып, әллә нинди операцияләр ясарга туры килә. Мәлҗерәп төшеп, бәлтерәп торсалар, ни булыр иде? М.Маликова

Бәлтерәп төшү 1) Кинәт бәлтерәү

2) күч. Куркудан коелып төшү. Бүре күргән сарык бәрәне шикелле бәлтерәп төшсә, ышаныч юк моңа. В.Имамов

Бәлтерәп утыру Әле, хәзерге вакытта бәлтерәгән хәлдә булу. Йокламый иде Алмабикә. Мең төрле уйның кайсын тотарга белми бәлтерәп утыра иде. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә