БӘЛЛҮР и. гар. 1. Ачык җемелди, яңгыравыклы чыңлый торган, составында кургаш яки барий оксиды булган пыяла төре. Алар бокалларын чәкештергәндә, бәллүр чыңына караңгы залдагы суккан тавыш кушылды. Р.Мирхәйдәров. Әгәр дә михнәттән укмашып, күкләргә ашкан тау булса, һәм шунда Аллаһның бәллүргә әйләнгән күз яше табылса?! З.Мансуров

2. с. мәгъ. 1) Бәллүрдән эшләнгән, бәллүрдән ясалган. Саклык белән генә шешәне ачып, бәллүр рюмкаларга шәраб койдым. Таныш өянкеләр. Уртага куелган бәллүр вазадагы вак роза чәчәкләре аеруча җете күренәләр. Р.Мирхәйдәров. Ул, үзе теләп, ниндидер чаралар ярдәмендә тагын да күтәренкерәк халәткә ия буласы килеп, шәраб салынган бәллүр касәгә үрелә. Татарстан

2) күч. шигъ. Чиста, саф. Килер, килер ерактагы язлар, Бәллүр хисләр салып күңелгә. Г.Мөхәммәтшин. Бәллүр суны күз яшенә Нигә тиңлиләр икән?! Ә.Гадел. Җем-җем йолдыз тамчылары, чыңлап, күлгә коелалар, бәллүр тавышлар чыгарып... Р.Харис

3) күч. шигъ. Йомшак. Сабый бала күк иярәм Таңның бәллүр җиленә. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә