БӘЛЛҮ ы. 1. Бәбине көйләп йоклатканда, кабатлап яки «әллү», «бәү» ымлыклары белән парлап, я аралаштырып әйтелә. Син еларга башласаң, чү-чү, балам, чү-чү, дигән; Тирбәтеп, көйләп кенә, Әллү, дигән, бәллү, дигән. М.Гафури 2. и. мәгъ. Бишек. Йоклый алмау белән бергә зиһенне томалаган әрнү аркасында, бишекне дә катырак тартып җибәргән иде, бермәлне, түшәмдәге ыргактан ычкынып, бәллү идәнгә лап итеп төште куйды. Ә.Баянов. Искән җилләр кебек Үтәр-үтмәс бер ел, Матур аваз салыр Бәллүдәге былбыл. Г.Афзал. Безне әниләр бәллүдә тирбәтеп үстергән. Ф.Яруллин. Әллидер дә бәллидер, Бәллүдәге бәллүдер; Тирбәлә дә тирбәлә, Күләгәсе – тирәндә. Табышмак ( көймә) |