БӘЛЛИ ы. 1. Кабатлап яки «әлли», «бәү» ымлыклары белән парлап, бәбине көйләп йоклатканда әйтелә. Тирбәтәләр күп-күбәү Әлли-бәлли, бәлли-бәү. Р.Хисмәтуллин. «Әлли-бәлли, әлли-бәлли бәү», – дип, Газиз әнкәй аны көйләгән. Р.Корбан. Бәлли-бәлли-бәү итә, Улым йокыга китә. Аңа әле ябынырга Бер кулъяулык та җитә. Р.Фәйзуллин. Әлли-бәлли көйләрмен, Хикәятләр сөйләрмен. М.Садри 2. и. мәгъ. Балалар телендә: бишек |