БӘ’ЛКИ терк. 1. Компонентлар арасындагы каршылык нисбәтен белдерүче теркәгеч; ә, ләкин. Аның йөзендә һичбер шатлык әсәре күренми, бәлки, киресенчә, аның чырае гадәттәгедән караңгылана төшкән, иреннәре бер-берсенә ныграк кысылган. Ш.Камал

2. кер. сүз функ. Ихтималлыкны, мөмкинлекне белдерә. Бәлки, деннән язмас идем, Гел изге юлда булсам. И.Юзеев. Бәлки, егет белән кыз да, бер-берсен яратырга теләгәнгә күрә генә, бал корты белән чәчәк төсле, бергә кушыла торганнардыр. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә