БӘЛЗӘМЛӘ’Ү ф. 1) Череп таркалудан саклау өчен, махсус матдәләр сеңдерү (мәеткә). Аякларының тез тирәсе черегән булган, ләкин соңыннан бик яхшылап бәлзәмләгәннәр. Г.Әпсәләмов . Борынгы Мисырда мәчеләрне махсус зиратларга гына, махсус табутларга салып күмгәннәр. Нәкъ кеше кебек итеп, бик әйбәтләп бәлзәмләгәннәр, киндер яулыкка төргәннәр. Кызыклар дөньясында

2) Косметик максатларда тәнгә, чәчкә бәлзәм сөртү

3) күч. сөйл. Җайлау-майлау; килештерү, ризалату

Бәлзәмләп алу Тиз арада бәлзәмләү

Бәлзәмләп бетерү Тулысынча бәлзәмләү

Бәлзәмләп җибәрү Азрак бәлзәмләү

Бәлзәмләп чыгу Башыннан ахырына кадәр бәлзәмләү

Бәлзәмли килү Электән, күптән бәлзәмләү традициясе булу

Бәлзәмли төшү 1) Тагын да бәлзәмләү

2) Бераз, азрак бәлзәмләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә