БӘЛЗӘМ и. гар. 1. 1) Гадәттә, субтропик һәм тропик үсемлекләрнең орлыклары составындагы сумалалар, эфирлы майларның хуш исле куе сыеклыгы. Кара тирәк бөреләреннән бәлзәм (сумала) күп аерылып чыкмый, шулай да аны парфюмерия промышленностендә кулланалар. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы // Дару үсемлекләреннән ясалган хуш исле төнәтмә 2) Файдалы матдәләрдән ясалган, тән, чәч өчен косметика чарасы. Кондиционер, бәлзәм[не] чәч --- юган саен сөртергә кушалар. Акчарлак 3) күч. Күңелне юату, тынычландыру чарасы. Кинәт кенә әйткән җылы сүзләр Бәлзәм булып назлый күңелем. Ф.Солтан. Үз-үзеңә ышанычтан да көчлерәк, шифалырак бәлзәм юк. Б.Камалов. Алып, кире китерсәләр нишләр идең? Ул вакытта инде бала күңеленә салынган яраны дәваларлык бәлзәмнәр табып булмас иде. Ф.Яруллин 2. с. мәгъ. күч. Файдалы, күңелне күтәрә торган. Вәләкин «өч мең» дигән, йөрәккә бәлзәм сан тиздән башкасы белән алыштырылды. Т.Галиуллин. Җырчының бәлзәм җырлары Тәннәргә дәвалар сыман, Сырхау җаннарга тылсымлы Моңы саф һавалар сыман. Ә.Синугыл-Куганаклы |