БӘЛҖЕРӘ’Ү ф. 1) сөйл. Артык дымнан җебеп йомшару яки җәелү. Гүя алар да нәкъ җиләк-җимеш кебек: берсе саф һава җитмәүдән әлсерәгән, икенчесе дымсызлыктан кипшенгән, өченчесе артык дымнан бәлҗерәгән, караеп черегән. А.Хәлим

2) күч. гади с. Хәлдән таю, ару, мәлҗерәү. Рульне каты тота алмаган куллар, юнәлеш бирә алмаган беләк мускуллары, үзләренең ирек бәясен югалтып һәм чокыр булмаган җирдә чокыр табып, әлсери һәм бәлҗери иде... А.Хәлим. Карт өянке, бәлҗерәп, Җиргә чүккән, әлсерәп. Б.Хәлимов

3) Чалшаю (авыз, ирен турында)

4) Югалып калу, кырыслыгын югалту, җебеп төшү. Ә балалары да барлыгы исеңә төшкәч, бәлҗерәдең. И.Низамов

5) Булдыксызлану, көч-сәләте, ихтыяры җитмәү, булдыра алмау. Ләкин ул берничә елга озынайган картлык изасыннан бәлҗерәп тереклек итүгә әйләнер иде. Г.Хөсәенов

Бәлҗерәп китү Азрак яки көтмәгәндә бәлҗерәү. Ильяс та күңел кылларына йомшап, бәлҗерәп китәргә ирек бирмәде. И.Низамов

Бәлҗерәп төшү Көтелмәгән хәлләрдән бәлҗерәү. Мәсьәләнең болай җиңел хәл ителүеннән Өммегөлсемнең куллары үзен тыңламас булып бәлҗерәп төште. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә