БӘЛЕШЛӘНҮ ф. гади с. Ямьсез булып җәелү, чалшаю (гадәттә иреннәр, авыз турында). Көтелмәгән сүздән иреннәр бәлешләнү

Бәлешләнә бару Торган саен ныграк бәлешләнү

Бәлешләнә төшү Бераз бәлешләнү

Бәлешләнеп килү Ниндидер сәбәптән бәлешләнгән торыш алу

Бәлешләнеп китү Көтмәгәндә, кинәт бәлешләнү

Бәлешләнеп тору Бәлешләнгән хәлдә булу. [Нәсимәнең] Нечкә иреннәре бәлешләнебрәк тора, ләкин ямьсез түгел. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә