БӘЛЕШ и. 1. Эченә бер яки берничә төрле эчлек салып пешерелгән камыр ашы. Кияү сыйларга алган мискидә элгәре пилмән китте, аның артыннан – тавык бәлеше, аның артыннан – дөге бәлеше... Г.Исхакый. Бәлеш илә гыйлем бергә җыелмас ---. Г.Тукай. Бөтнекле чәй бик тә тансык, алма бәлеше ашап туйгысыз, ә инде җир җиләге кайнатмасын әйтеп тә торасы юк. М.Маликова 2. бә́леш ы. Көтелмәгән күренештән, хәлдән, гамәлдән кинәт туган ризасызлык, борчылу һ.б.ш. төсмер катнаш гаҗәпләнүне белдерә. Бәлеш, әллә Фәһим абый инде? Г.Бәширов |