БӘЛӘКЛӘ’Ү ф. 1) Юганда, чайкаганда керне бәләк белән тукмаклау; кипкән керне тукмаклап йомшарту. --- әнә сиңа ике сандык кием, күңелеңә охшаганын сайлап ал да үземә бирерсең, бәләкләп кертермен. М.Хәбибуллин

2) күч. Кыйнау

Бәләкләп алу Аз гына, берничә тапкыр тиз-тиз бәләкләү. [Хәкимә] Әле яңа гына сабын суына басып кибәргә куйган мамык перчаткасын бәләкләп алды. Г.Галиев

Бәләкләп ату Тиз генә бәләкләү

Бәләкләп бару Һәммәсен тоташтан бәләкләү

Бәләкләп бетерү 1) Һәммәсен, барысын да ахырына кадәр бәләкләү

2) күч. Бик каты кыйнау

Бәләкләп җибәрү Бераз, азрак бәләкләү. Шуны аңлатсаң, мендәр тышың да чайкалыр, кая, Хәдичә, бәләкләп җибәр әле! Н.Кәримова

Бәләкләп ташлау Тиз генә бәләкләү

Бәләкләп тору 1) Хәзер, сөйләү моментында бәләкләү

2) Бертуктаусыз, әледән-әле бәләкләү

Бәләкләп чыгу Һәрберсен берәм-берәм, башыннан ахырына кадәр бәләкләү

Бәләкли төшү Тагы да бераз бәләкләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә