БӘЛӘКӘЧ с. 1. Кечкенә, бәләкәй. Минем каршыда бәләкәч кенә бабай утырган да үзенең аһ-зарын сөйли. М.Кәрим. Барыбыз да шул бәләкәч малайга карап торабыз. Г.Гыйльманов. Ишек янындарак тигез акшарланган мичнең залга караган ышыгында бәләкәй генә бильярд булып, шуның янында ике бәләкәч малай --- үлле-мәлле шар сугып ятуда иде. Э.Касыймов. Патронташның бер бүлегеннән бәләкәч кенә сыбызгы тартып чыгардым. С.Шәрипов 2. и. мәгъ. 1) Яңа туган яшь җан иясе; яңа туган бала, бәби. Уйнасын-уйнасын, шуннан соң, абзар тутырып, бәләкәчләрен үстерермен. Н.Гыйматдинова. Өйдә бәләкәчкә исем эзлиләр. Мәдәни җомга 2) эвф. сөйл. Аракы шешәсе. Теге заманнан калган бер бәләкәчем дә утыра, бозыла башламасын. А.Гыйләҗев 3) бәләкәч, бәләкәчем ирк. Иркәләп, яратып әйтә торган мөрәҗәгать сүзе. Ә хәзергә йокла, бәләкәчем, төшеңә бәхет керсен. М.Каипов. Мөгаен, «бәләкәчем», «алтыным», «күз нурым» дип сөйгәндер әле әнисе. Д.Бүләков |