БӘЛӘКӘЙЛӘНҮ ф. 1) Кечерәю, кечкенәгә әйләнү. Әллә чәчәк зурая, әллә Ярмөхәммәт бәләкәйләнә. Р.Батулла. Кеше картая, йөзен җыерчыклар каплый, чәч сирәгәя, агара, тырнаклар ярыла, тешләр сирәгәя, колак катылана, тезләр йомшый, буе бәләкәйләнә... А.Гыйләҗев. Тора-бара, ул тишек бәләкәйләнгән, аннары бөтенләй күмелгән. И.Сирматов 2) күч. Элеккеге әһәмиятен, бөеклеген югалту; вагаю; бәясе төшү. Киресенчә, табигать котырынганда, чынлап торып дулаганда, мактанчык җир уллары, бәләкәйләнеп, утырган эт биеклеге генә калалар. А.Гыйләҗев. Таркалдык без, кешеләр, бәләкәйләндек. Н.Гыйматдинова Бәләкәйләнә бару Торган саен бәләкәйлеге арту, кечерәю. Кайгы-хәсрәт кешене изә, ваклый, кеше, ихтыярын җуеп, һаман бәләкәйләнә бара. А.Гыйләҗев Бәләкәйләнә башлау Бәләкәйләнергә тотыну. Алагаем зур кызыл ай калыкты һәм күз алдында, саргаеп, бәләкәйләнә башлады. Б.Рафиков Бәләкәйләнә тору Торган саен ныграк бәләкәйләнү. Порт краннары һаман ерагая, һаман бәләкәйләнә торгач, офык артында калдылар. М.Юныс Бәләкәйләнә төшү Азрак, бераз бәләкәйләнү Бәләкәйләнеп бетү Бөтенләй кечерәю, бәләкәй булып калу. Еники фонында бик кечкенә булып калмыйбызмы? Бүгенге «зыялы» дигәннәребез, олы шәхеслеккә дәгъва итүчеләребез бәләкәйләнеп беткәч, халкыбызның киләчәге нинди булыр? Р.Миңнуллин Бәләкәйләнеп калу Кечерәеп, шул хәлне-торышны саклау. Гаиләләр тоташ ачтан үлде, озак вакытлар буена ризык заты күрмәгәнлектән, кешеләрнең эчләре аркасына берегеп, авызлары бәләкәйләнеп калды. М.Кәбиров Бәләкәйләнеп килү Акрынлап, аз-азлап бәләкәйләнә башлау Бәләкәйләнеп китү Бераз кечерәю, бәләкәйләнү. Ул тагын да бөрешеп, бәләкәйләнеп китте. Р.Вәлиев. Эссе мунчада бик озак чабынгандай, изрәп, хәлсезләнеп калган сабыем. Агарынган, сулган, бәләкәйләнеп киткән... Э.Шәрифуллина |