БӘЛӘКӘЙ с. 1. 1) Кечкенә. Бәләкәй тәгәрмәч алдан тәгәри. Мәкаль. Газаплы уйлар басканмы, карчыкның ансыз да бәләкәй гәүдәсе тагын да куырыла төшкән иде. М.Хәсәнов. Гади генә күрештек, кулы да кызлар кулы кебек бәләкәй, йомшак икән, дип уйлап куйдым мин. Таныш өянкеләр 2) Яшь. Бәләкәй чагында – баланың хәсрәте дә бәләкәй, ә үскәч, кайгысы үзеннән дә зур була икән. М.Насыйбуллин 3) Араларында яшь ягыннан кечерәге, иң кечесе . Быел көз минем бәләкәй абый солдат хезмәтенә алынды. М.Гафури 2. рәв. мәгъ. 1) Әз, чак кына. Инде хәзер исән калу чамалары бәләкәй. Ф.Яруллин. Исхак килеп кергәндә, ул бәләкәй генә елмайган төсле була иде. А.Гыйләҗев. Банкага башы белән керә торган ул ахмакларыңа ышаныч бәләкәй. Ф.Садриев 2) Балачактан, кечкенәдән, яшьтән, яшь вакыттан. Мин, бәләкәйдән үк, бер кап шырпы югалтсам да, бәргәләндем, зуррак әйбер булса, минем төн йокыларым кача иде. Ф.Садриев. Ишморза – бәләкәйдән үк чәй эчеп үскән кеше, аның кадерен белә. Р.Солтангәрәев |