БӘЛӘК и. рус Кер чайкаганда – тукмаклау, кипкәч, йомшарту һәм шомарту өчен кулланыла торган, бераз яссы, сырлы агач тукмакчык. Динә түрдәге өстәлдә сырлы бәләк белән керләр тәгәрәтә иде. К.Кәрим. Кер күтәрә алмас ак бүз кабат ничек агара? Бәләк һәм таш арасында мең кыйналып агара... З.Мансуров. Бервакыт шул тәрәзәләрдән оча башламасынмы: ир бала, кыз бала, сырлы бәләк, самавыр торбасы, табак, аш тәлинкәсе... М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә