БӘЛА’-КАЗА җый. и. Төрле бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт, кайгылы хәл. Бу бәла-каза шул каһәрдән башланды да инде! Г.Бәширов. Татарга кабатланган тарих югалган дәүләтчелеген дә, ирек кояшын да алып килмәс шул инде, бәла-казалар гына өеп китерер кебек. Р.Сверигин. Бәла-казалардан догалар гына коткара алса, барысы да шулай итәр... Р.Габделхакова. Чебен һәм бетләр китергән бәла-казалар хакында инде моннан 4 мең еллар элек, борынгы грек папирусларында язып калдырылган. Кызыклар дөньясында |