БӘКӘЛ и. Тояклы хайваннарда: тояктан өстәрәк чокырланып торган урын, буынтык. Бу айгырың синең республика сабан туенда да беренчелекне бирмәячәк, валлаһи! Күр әле син: ул аның бәллүр ваза кебек бәкәлләре! М.Галиев. Яхшы атлар үргә чабып менә, Томырылып үрнең башларына. Бәкәлләре канап-канап кала, Бәрелә-бәрелә үрнең ташларына... Н.Акмалов. Микәйнең түзәр хәле калмады, йөгерәсе-чабасы килүдән бәкәл очлары сызлагандай итеп, тынгылык бирмәде. Р.Мөхәммәдиев |