БӘКАМ и. гар. биол. Сандалчалар семьялыгыннан, еш кына шикәр камышы, бамбук, пальма һ.б.ның тамырыннан сүлен суырып, паразит булып яши торган, үзагачы эфир майларына бай булган мәңге яшел тропик агач; русчасы: сандал. Әрем, кычыткан, артыш, бәкам ( сандал), кипарис, бергамот исе тынычлап йоклап китәргә булыша. Мәдәни җомга. Мандарин, бәкам, кипарис исе эч пошудан коткарыр. Мәдәни җомга. Сулыш күнегүләре ясау, бәкам, розмарин (бәбрия) исләрен иснәү файдалы. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә