БӘК и. 1) тар. Феодаль ханлыкларда берәр олыс, шәһәр белән идарә итүче. Хан үзенең вассалларына – бәкләргә, морзаларга, үзенә карусыз, яхшы хезмәт бәрабәренә, вакытлыча җиргә һәм андагы халыктан үз файдасына салым җыярга хокукны раслаган ярлык-язма документ биргән. Г.Дәүләтшин. Олыс бәге титулына Ак һәм Күк урда, ә Бөек әмир титулына Харәзем, Кырым, Болгар, Мордва хакимнәре ия булган. Г.Дәүләтшин 2) Әфәнде (ирләр исеменнән соң әйтелгәндә). Хөршит бәк үзенең туганнары һәм дуслары белән сыйлана. М.Әмир 3) Морзалар нәселендәге фамилияләрдә һәм кайбер кушма исемнәрдә сакланган компонент (мәс.: Раинбәков, Солтанбәков). М.Казимбәк Казанга 1826 елның башында килә. Казан утлары |