БӘЙСЕЗЛЕК и. Мөстәкыйльлек, иреклелек, кемгә яки нәрсәгә дә булса буйсынмаганлык. Бәйсезлек өчен канкойгыч көрәш хакында, никадәр тырышып эзләсәк тә, бер кәлимә сүз дә таба алмадык. Ф.Әмирхан. --- Мансур дигәне, каршы килмәвен аңлатып, мускуллы кулларын ялангач күкрәге өстенә кушырып куйды да, нәфрәт һәм бәйсезлек күрсәткән бер кыяфәт белән, стенага сөялде. Ә.Еники. Иң изге бурыч – үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау. Татарстан тарихыннан хикәяләр |