БӘЙСЕЗ с. 1. 1) Мөстәкыйль, азат, ирекле; суверен. Ничек телибез – шулай кыланабыз, дип фикер йөртә бу чибәр кызлар һәм, чәчәкле болындагы бәйсез күбәләкләр сымак, теләгән тарафларына очып киткәлиләр дә... З.Хөснияр . Бәйсез дәүләт 2) Бәйсезлек сизелеп, күренеп торган. Кулындагы портфелен урынсыз бутап, бәйсез кыяфәт белән [Энҗе] ишеккә йөгерде. Г.Тавлин 2. рәв. мәгъ. Ирекле, мөстәкыйль рәвештә . Эченнән генә ул үзен Андреевтан бәйсез тотарга, үзенчәрәк яшәп, үзе белгәнчә эшләргә булды. Ә.Еники |