БӘЙРӘ’МЧӘ рәв. 1) Бәйрәмдәге кебек. Бөтенесе дә шат, бөтенесе дә бәйрәмчә киенгән. М.Кәрим. Көмеш кебек самавыр күңелле, бәйрәмчә кайнап тора. С.Сүнчәләй. Бәйрәмчә киенгән кешеләр арасында ул чыннан да сәеррәк күренгәнгәме, табынчылар башта аптырабрак калды. Р.Батулла 2) күч. Купшы, чамадан тыш иркен. --- артык бәйрәмчә яшәргә өйрәнелде бугай ахры. Ш.Маннур |