БӘЙРӘМ и. 1. 1) Җәмәгать тормышында берәр вакыйгага багышланган тантана. Гади көн дә бәйрәм төсле балкып үтсен; Фәрештәләр өстемезгә бәхет сипсен!.. Ш.Бабич. Матур күлмәгеңне бәйрәмнәрдә генә киярсең, һәркөн киеп кадерсезләмә. Ф.Яруллин

2) Йола буенча үткәрелә торган махсус көн(нәр). Бәйрәм юкта да, йортка иман иңсен, дип, әледән-әле, бабай Коръән укый. Ш.Галиев. Нәүруз ул – игелек бәйрәме, ул кешеләрне бер-берсенә якынайта. Татар календаре

3) Берәр вакыйгага багышлап үткәрелгән махсус чара. Әлифба бәйрәмен үткәрү. Уңыш бәйрәме. Кышны озату бәйрәме

4) Зур шатлык, куаныч, тантана. Бу көнне безнең тормыш бәйрәмгә әйләнә. М.Гафури. Иркә бала бәйрәме – яңа күлмәк кигәндә, ятим бала бәйрәме – авызы ашка тигәндә. Әйтем

2. с. мәгъ. Берәр вакыйга уңаеннан үткәрелә торган. Бу гүзәл бәйрәм көндә [Нәүруз көннәрендә] кешеләр иске үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр. Татар календаре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә