БӘЙЛЕЛЕК и. 1) Бәйле булганлык, бәйле булу хәле. М.Бертло фәнгә «молекуляр рефракция» төшенчәсен кертә, матдәнең яктылык сындыру үзлеге белән аның составы арасындагы бәйлелекне өйрәнә. Фән һәм тел 2) Буйсынганлык, мөстәкыйльлеккә ия булмау, кемнең яки нәрсәнең дә булса карамагында булу. Янартау кебек гүелдәп, Эче ут янган, диләр! Бәйлелек кулы һәр минут Бугаздан алган, диләр. Ә.Синугыл-Куганаклы. Ул Җучи Олысына вассаллык бәйлелегендә, ягъни югары хакимгә буйсынган кебек булган. Г.Дәүләтшин |