БӘЙЛЕК и. лингв. Барлык исем һәм исем мәгънәсендә килгән мөстәкыйль сүзләр арасында төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә һәм аларны бер-берсенә бәйли торган ярдәмлек лексик берәмлек. Бәйлекләр синтетик чара исәпләнә, чөнки алар, кушымчалар кебек үк, үзеннән алда килгән сүз белән тыгыз бәйләнештә карала. Татар грамматикасы |