БӘЙЛЕ с. 1. 1) Бәйләнгән, бәйләп куелган. Урам як койма буенда чанада бәйле яткан бүре һаман селкенә икән – үлем белән тарткалаша, мөгаен. Ә.Баян

2) Мөстәкыйльлеге булмаган: ирексез; буйсынган; хокуксыз. Идел буе Болгар дәүләтләренә вассал рәвештә бәйле булган каханат X йөзләрдә сүтелә, таркала башлый. М.Хәбибуллин

3) Кемгәдер, нәрсәгәдер мөнәсәбәтле, шуның белән бәйләнешле, аңа караган. --- татар халык дастаннарының да нигезендә яткан каһарманнар белән бәйле сюжетлар шул ук Кытай яки Орхон-Енисей язмаларында сакланган. Ф.Урманче

4) Кем яки нәрсә белән булса да сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган, шуңа бәйләнешле. Яңа урамнарга – яңарак исемнәр, әйтик, шушы якларның үзенә бәйлерәк исемнәр куясы иде бит. Р.Төхфәтуллин

2. рәв. мәгъ. Мөстәкыйль булмыйча, буйсынып. – Приказчик булып, кешегә бәйле булып торырга теләмим мин, – диде Габделнасыйр. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә