БӘЙЛӘ’Ү II и. 1) Гадәттә кыек килешләрдә: бәйләп, арканлап куя торган нәрсә, бәй. Борын хәзрәтнең кысынкы кагыйдәләре эчендә яшәгән шәкертләр, ул китү белән, берәүнең тәгъбиренчә, бәйләүдән ычкынган этләр кебек дулый, тилерә. Г.Ибраһимов 2) Җепләрдән бәйләп, үреп эшләнә торган яки эшләнгән әйбер, кул эше. Екатерина Дмитриевна, бәйләвен алдына куеп, тыныч кына төшүче кар бөртекләренә карап торды. А.Толстой. Бәйләү бәйләүче кызлар, шүрләп, тәрәзә янына утырмый. Р.Батулла 3) к. бәйләвеч ( 2 мәгъ). Ихсан бәйнең ярасы әллә ни куркыныч түгел, --- Хәйруллаһ бәй аның бәйләвен алыштырган чакларда, мин чыгып торам. Р.-Н.Гүнтәкин |