БӘЙЛӘ’Ү I ф. 1) Бау һ.б.ш. нәрсәләрнең оч-очларын кара-каршы китереп, бер-берсенә яки башка нәрсәгә төенләп тоташтыру. [Җәя дугасы] --- сеңер белән урап, бәйләп, җилем белән катырылган. Н.Фәттах. Элмәкләп бәйләү

2) Нәрсәне дә булса бау белән икенче бер нәрсәгә тагу, эләктерү; арканлау, беркетеп кую. Вокзал каршында атлы казаклар тора; папахаларын артка чөйгәннәр, ияр артларына печән бәйләгәннәр. А.Толстой. Җомгадан элек түшәк, ястык, сандык төягән бер арбаның артына сыер бәйләп, Хәлимнәргә озатылды. Г.Исхакый. Хәтта чыбык очына бәйләп биргән җимнәребезгә дә кагылмады кош балалары. Ф.Яруллин

3) Бау, җеп яки махсус декоратив бәйләгечләр белән кысып төрү, төргәк ясау. Колхоз басуында чабып киптерәләр печәнне, тюкка бәйлиләр. И.Сирматов

4) Авызын, бөреп, бау белән уратып төенләү, каплау, томалау. [Әгъдия] Яңадан аягына баса алмады, алай да, үрмәләп барып, карбыз сатудан җыелган акчалы капчыкның авызын бәйләп өлгерде. К.Кәримов. Мендәр тышларының ярылган җирләрен, нәрсә туры килсә шуның белән, капчык авызын бәйләгән шикелле бөреп бәйләп, һәркем үз урынына сузылды. Г.Садри

5) Нәрсә белән булса да урап каплау (күз, авыз һ.б. турында). Салкын үтмәслек итеп, баланың авыз-борынын бәйләү

6) Җәрәхәтләнгән урынны махсус бәйләвеч белән каплау, урап кую. Бер аягын әллә ниләр белән бәйләп, урап бетергәннәр. А.Гыйләҗев. Янә мин сине яныма утыртам һәм җәрәхәтләреңне бәйләп, хәл алгач, төзәлгәч, Мәскәвеңә кайтарып җибәрермен. Р.Батулла

7) Бөркәнеп, очларын, почмакларын кара-каршы китереп төйнәү. Әнә Сөмбел белән ни булды. Шундый чибәр чәчләрен күрсәтмичә, ак яулык бәйләп килгән иде беренче көнне. Ф.Яруллин. Катерина дигән бер карчык, хәтта, татарча яулык бәйләп, татар авылына ашка да бара һәм, Хәтирә булып, бит сыпырып, татар карчыклары белән бергә дога да кыла, ди. М.Мәһдиев

8) Очларын яки бәйләвечләрен кара-каршы тоташтырып кую, тагу, ябыну. Ак алъяпкыч бәйләсәләр, өзелеп тора кызлар биле. Н.Нәҗми. Галстук бәйләү

9) Буу, тагу. Кара күлмәк өстеннән билгә каеш бәйләгән хуҗа егет килеп чыкты. Г.Ибраһимов

10) Кузгала алмаслык итеп кысып чорнау; хәрәкәтләнү мөмкинлеген чикләү. Разведчиклар бик тиз генә аның [часовойның] кулларын бәйләп, капчыкка салдылар да куаклыкка кереп югалдылар. А.Әхмәт. Кул-аягын бәйләп, үзләре белән алып китәләр. А.Хәсәнов. – Мине түгел, сине арбага бәйләп салырга кирәк, психопат! – дип кычкырды. Р.Сибат

11) Йоннан, җептән махсус инәләр белән үрү. --- кыш буе намазлыклар, өстәл япкычлары, кулъяулыклар чигә, һәммәбезгә дә пирчәткәләр, оекбашлар бәйләп бирә. Г.Бәширов. Кыш буе ул [Нурдидә] шәл бәйләр. Р.Батулла. --- ул оекбашларны Гөлфиягә әбисе бәйләп китергән иде. Ф.Яруллин

12) Бәйләмгә оештыру, бәйләм ясау; бер-берсенә беркетеп ныгыту. Чыбыкларны аерым-аерым сындырып була, әмма себерке итеп бәйләгәч, сындырып булмый. И.Сирматов

13) лингв. Иярүче кисәк белән ияртүче кисәк арасында синтаксик бәйләнешләр булдыру. Иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләп килүдә төрле чаралар катнаша. Ф.Сафиуллина

14) күч. Үзара элемтә, аралашу чарасы булу. Асфальт җәелгән һәм төзекләндерелгән бу юл шәһәр белән авылларны бәйли. Социалистик Татарстан

15) күч. Нәрсә дә булса оештырырга, берәр эшкә алынырга мәҗбүр итү. Тукта әле, абый, андый баш китәрлек эшкә нигә бәйлисез? Т.Гыйззәт

16) күч. Үзенә нык җәлеп итү, тарту. Бу кызчык белән ни эшләргә инде? Аны ни белән шөгыльләндерергә һәм ничек аны үземә бәйләргә? Г.Тукай

17) күч. Нәрсә белән дә булса артык мавыгу, шуңа тулысынча бирелеп китү. Рәсимә яшь бит әле, чибәр. Бөтен гомерен шушы балага гына бәйләмәс. Ф.Яруллин. Җирдәге тормышның мәгънәсен аңлап, рухын малга һәм байлыкка бәйләмәгән инсан гына ахирәттә җан рәхәте табачак. Ф.Хәкимов

18) күч. Тыгыз мөнәсәбәт, бәйләнеш урнаштыру. Мин, бүгеннән алып, тормышымны институт белән бәйләдем. М.Хөсәен. Китапта, татар тормышына нигезләнеп, урман дөньясы белән бәйләп, сихер-магия алымнары кулланып, бер ел хәтерен югалтып торган егетнең хәтеренә кайтуы сурәтләнә. Г.Гыйльман

19) күч. Нәрсәнең дә булса сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә булуын күрсәтү. Безнең монда күчүне дә шушы вакыйга белән бәйләргә азапланучылар бардыр. Ш.Камал. Монда да Казан каласының исемен аш пешерә торган казан белән бәйләп аңлаталар. Р.Мостафин. XX йөз башы татар прозасындагы психологизмны, соңрак, берәүләр башлыча рус әдәбияты, бигрәк тә Тургенев һәм Толстой йогынтысы белән бәйләп карадылар. М.Хәсәнов

20) күч. Җәлеп итү, якын рухи мөнәсәбәт урнаштыру. Бу вакыйга Габдулланы Әптелбәргә тагын да ныграк бәйләде. Ә.Фәйзи

◊ Бәйләп тоту Ирексезләү, көчләү. Соңгы сүзне Василий Фомич әйтә: «Кем тели – бәйләп тотучы юк, юллык ризык та алсыннар. Әмма бүгенгә шушында калу – акылга муафыйк». А.Тимергалин. Китү турында башына уй кергән кешене бала белән генә бәйләп тотып булмый. Э.Яһүдин

Бәйләп алу Тиз генә бәйләү; бәйләгән булу. Пионерлар һәммәсе дә Галстуклар бәйләп алган. Ш.Галиев. Мотаһар ашыкмый гына килеп чыкты. Дөрестән дә, биленә чәчәкле ак алъяпкыч бәйләп алган иде, үзе чалбардан гына. Д.Бүләков

Бәйләп ату Аннан-моннан, ничек кирәк шулай бәйләү

Бәйләп бару Эзлекле рәвештә бәйләү; бер-бер артлы бәйләү. Төп персонаж Нәҗип вакыйгалар җебен бәйләп бара, әлбәттә. А.Гыйләҗев

Бәйләп бетерү Тулысынча бәйләү; бәйләү эшен төгәлләү. Оекбаш бәйләп бетерәсем бар. Г.Каюмов. Аларның барысын да бәйләп бетергәч, ятьмәнең беренче рәт күзләре барлыкка килә. Файдалы киңәшләр

Бәйләп йөрү 1) Әле, хәзер бәйләү белән шөгыльләнү

2) Даими, һәрвакыт бәйләү. Парк саклаучы карт күрше таганнарны бәйләп йөри... Н.Гыйматдинова. Ирләрнең дә күлмәге фасоны буенча хатын-кызларныкыннан аерылмаган. Ирләр күлмәкне, ыштан эченә тыкмыйча, эчке эзәр белән бәйләп йөргәннәр. П.Ибаев

Бәйләп кую 1) Алдан, бәйләп, әзер итү. Аннан-моннан капкалап, өс-башка киендем дә кичтән үк бәйләп куйган төенчекләрне кулыма алдым. Э.Касыймов

2) Бәйләнгән хәлдә калдыру, бәйләнгән хәлдә тоту. Бал кортлары кереп беткәч, бабай тубалның авызын бәйләп куя. А.Алиш. Чыннан да курчагым бик матур. --- чәчләрен укучы кызлар кебек артка бәйләп куйган. Зәңгәр ефәк күлмәк кигән. Ә.Бикчәнтәева. [Гөләндәм:] Син мине үз хуҗалыгыңа бәйләп куйдың. Х.Вахит. --- авыл халкын, суд юлы белән, шушы бөек төзелешләргә мәңгелеккә бәйләп куялар. Ф.Бәйрәмова

Бәйләп ташлау Тиз-тиз генә бәйләү. Кеше, кесәсеннән бау ала да, бик әйбәтләп кенә, Юлбарысның аякларын бәйләп ташлый. Әкият

Бәйләп тору 1) Булган берсен, һәрберсен бәйләү

2) Сөйләү моментында, әле бәйләү белән мәшгуль булу

3) Һәрвакыт, гел бәйле итү. Тоталитар хакимият ач, ялангач крестьянны җиргә мәҗбүри бәйләп тору юлын тапкан – крестьянга паспорт бирелми. Н.Фәттах

Бәйләп утыру Әле, хәзерге вакытта бәйләү белән мәшгуль булу. Кичтән капка төпләрендә оек бәйләп утырган әбиләр, бакча сукмакларында йөгерешеп йөргән нәни балалар, йокыларыннан уянырга да өлгермичә, хәрабәләр астында күмелеп калдылар. Ә.Еники. Әткәй, утынлыктагы бер бүкәнгә чүгәләгән дә, ишегалды себеркесе бәйләп утыра. Н.Гамбәров

Бәйләп чыгу Һәммәсен бер-бер артлы бәйләү; һәрберсен бәйләү

Бәйләп яту Әле, хәзер бәйләү. [Әти] Көлтә бәйләп ята иде. Т.Галиуллин. Ни күрим, янымда әле генә бер яралыны бәйләп яткан удмурт малае Константин Матюхин, күзләрен акайтып, тын да алмыйча, гөрселдәп, җиргә ауды. З.Мәхмүди

Бәйли бару Һәммәсен тоташтан яки эзлекле рәвештә бер-бер артлы бәйләү

Бәйли башлау Бәйләргә тотыну. Ниндидер үтә күренмәле җепләр бу карт белән икесен әкрен генә бәйли башлаган иде. Н.Гыйматдинова

Бәйли төшү Тагын да кысыбрак, тыгызрак бәйләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә