БӘЙЛӘНЧЕК с. 1. 1) Вак, әһәмиятсез җитешсезлекләргә артык игътибар итүчән, шуларны сылтау итеп, бәйләнергә яратучан. Әхмәтсафа бу бәйләнчек кеше белән сүз көрәштереп тормады, читкә тартылды. Ф.Сафин

2) Төпченүчән, артык сораулар биреп борчый торган. Бәйләнчек дустыннан котылу өчен ул: – Диплом спектаклендә генә уйныйм инде, яме? – диде. Н.Гыйматдинова. Урамга чыктым исә, анда иясез йөргән дәү этләрдән, усал ата казлардан, бәйләнчек малайлардан шүрли төшәм. Р.Фәизов

3) Һәркемгә бәйләнеп, тешләргә, таларга торган, усал (кайбер хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында). – Ярар, монысы ачыкланды, – диде Сәрия, бәйләнчек шөпшә кебек тагы безелдәп. Х.Камалов. [Әлмәндәр] Бәйләнчек эт булдың. Куйсам куярмын инде, чурту-матыр, мәтәлеп кит. Т.Миңнуллин

4) Бертуктаусыз борчып торган, тынгы бирми торган. Бәйләнчек уй, ешрак керә башлап, ми түренә хуҗа булып бөтенләйгә калмасмы? Р.Батулла. Тик бәйләнчек чир кырмавыктан да зәһәррәк иде. Н.Гыйматдинова. Идел аръягыннан һаман соргылт, ямьсез болытлар агылды, җәй көне булганга бигрәк тә күңелгә нык тия торган бәйләнчек ачы җил исте. Н.Фәттах

2. и. мәгъ. Артык бәйләнүчән кеше. Мин, танышырга дип, хатын-кызга сүз каткан бәндәләрне яратмыйм. Бигрәк тә менә шундый җебегән, таралган вакытта эндәшсәләр, бөтен ачуымны бөрким: «Бәйләнмәгез, зинһар! Олагыгыз янымнан! Сез генә кирәк, ди, монда!» «Бәйләнчек»не дорфалыгым өркетмәде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә