БӘЙЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. бәйләү I. Торналар чылбыры чайкала, Ярга бәйләнгән көймәне Тотып торган шикелле... Н.Вәли 2) сир. Элемтә урнаштыру, үзара бәйләнешкә кереп, хәбәрләшеп тору. Штурмчылар полкы командиры --- белән бәйләндем һәм алардан фронттагы хәлләр турында безгә хәбәр итеп торуны үтендем. Казан утлары 3) шелт. Гашыйк булу, мәхәббәт белдерү. Беркөнне алар палубадан Идел ярларын карап барганда, теге матрос тагын килеп бәйләнде. Әнисәне җилкәсеннән кочаклап: – Моя красавица! Мин бит сезгә гашыйк булдым. Сез игътибар да итмисез, – ди. А.Хәсәнов // Өйләнү яки иргә чыгу. --- минем язмышым да икенче берәүләр белән бәйләнде һәм мәхәббәтнең «әчесен-төчесен» башкалар белән татырга туры килде. Ә.Еники. – Фәхри кебек өтеккә бәйләнмәсәң, сиңа үз тиңең табылмас дип белдеңме? – дип [Гайшәне] шелтәләделәр. Казан утлары 4) Рухи якынлык тою; якын, үз итү. Гөлгенә бу дусларына инде йөрәге белән бәйләнде. Н.Дәүли 5) Башланып китү, уңышлы бару (сүз, әңгәмә турында). Таныш булып чыктыгыз бит, сүзегез бәйләнер инде. Н.Исәнбәт 6) Керешү, алыну (күңел ятмаган эш турында) . Кирәкмәгән эшкә бәйләнү // Берәр эш яки әйбер белән артык мавыгу . Балачактан атка бәйләнде. Ат дигәндә, җанын фида кылып, Җир читенә барып әйләнде. А.Хәлим 7) Вак кимчелекләрне күпертеп күрсәтү һәм шулар өчен ачулану. Усал кеше! Бәйләнмәгән чагы гел юк, көзге чебен кебек. А.Гыйләҗев. Шушы вакыйгадан соң, юк-бар гаепләрем өчен дә миңа бәйләнә торган булып китте. Ә.Рәшит 8) Артык еш мөрәҗәгать итеп яки төпченеп борчу. [Малайның] Кечкенәсе велосипедны күргән саен бәйләнә: әти, утыртып йөрт әле, ди. И.Гази 9) Тешләргә, таларга чамалап эзәрлекләү (усал хайван, кош-корт турында). «Фу! Чатан! Фу!» – дип, ни тыярга тырыштык. Овчарка безгә үзе килеп бәйләнде. А.Хәсәнов // Каныгу, үчегү. Шунда миңа партадашым Нур бәйләнде бит. Әле төртә, әле бишмәт җиңемнән тарта, мыскыллы сүзләр әйтә, көлә. М.Маликова 10) гадәттә үткән заман хикәя ф. форм. Сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә булу, мөнәсәбәтле булу. Муса теләсә кайда чыгып йөри ала, аның эше кәнсәләр сәгатьләре белән бәйләнмәгән. Ш.Маннур. Кешенең кешелеклелеге профессиягә бәйләнмәгән... Ф.Яруллин 11) лингв. Синтаксик мөнәсәбәтне белдерү, иярү. Әйтик, «сөйләү», «әйтү», «уку», «язу» фигыльләре, үзләренә ияргән сүзләр белән, «турында» бәйлегеннән тыш, төшем килеше кушымчасы ярдәмендә дә бәйләнә ала. Р.Юсупов 12) күч. Начар күрү; күрмәс булу; күз алды томанлану. Галәмнән һичбер шәйне күреп булмый, Бәйләнә күзләр, – һава чуалган ич! Н.Думави. Караңгы төште, күз бәйләнде, Нурания генә юк та юк. Р.Камалов 13) күч. Гаҗәпләнүдән, аптыраудан сүз әйтә алмый тору. Барып җиткәч дәрьяга, китерделәр кимәгә, Газиз телләрем бәйләнде, белмим ни сүз димәгә. Җыр Бәйләнә бару Торган саен ныграк бәйләнү Бәйләнә башлау Бәйләнергә тотыну. «Тинчурин капиталистлардан ярамаган хатлар-журналлар алып укып ята» дип, дөньяны бутап бетерделәр. Шуннан соң инде Тинчуринга гел бәйләнә башладылар. Р.Батулла Бәйләнә бирү Бәйләнүен дәвам итү. Әйдә, бәйләнә бирсен!.. Апай кеше бик чая тотынса да, әти белән әни алдында аның кул белән шаяра алмасын әллә каян белеп торам. Г.Бәширов Бәйләнә китү Бәйләнә башлау, кинәт бәйләнергә тотыну. Чит авыл малайлары бәйләнә китсә, Нурулла бер генә кычкыра. Р.Батулла Бәйләнә төшү Бераз бәйләнү; тагы да бәйләнү Бәйләнеп алу Бераз вакыт эчендә, тиз арада бәйләнү. Кайберәүләр аңа бәйләнеп тә алдылар. Ләкин бу бәйләнеш озакка бармый басылды. М.Гафури Бәйләнеп бетү Тәмам, бик нык бәйләнгән булу. Монда эт – эткә, эт койрыкка бәйләнеп беткән. Ә.Еники. Шуңа су салып, утта кайнатабыз да, беребез – агач савыт, икенчебез, әллә ничә җиреннән сыланып, бәйләнеп беткән касә белән чәй эчәбез. И.Салахов Бәйләнеп йөрү Әле – бер, әле икенче кешегә бәйләнү. Әмма коридорда «Марсельеза» җырлауга каршы бәйләнеп йөрү – сезнең эш түгел, бу – жандармлык. Г.Ибраһимов Бәйләнеп китү Кинәт бәйләнә башлау. Ни өчен бәйләнеп китте соң әле ул Асия белән? Г.Иделле. Бераздан кызу әңгәмә бәйләнеп китте. М.Юныс Бәйләнеп тору 1) Һәрвакыт, гел бәйләнү 2) Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында бәйләнү. Кунак ич ул, бәйләнеп тору аңа килешәмени? Ә.Еники 3) Бәйләнгән хәлдә булу. Карчыганың баласы, бәйләнеп торып, бауда үләр. Мәкаль Бәйләнеп утыру Бертуктаусыз бәйләнү. [Саҗидә:] Йә инде, Низам, кунак кешегә бәйләнеп утырма. Ә.Хәсәнов Бәйләнеп яту Әле, хәзер бәйләнү. Ләкин малай-шалайга бәйләнеп яту килешми иде. Г.Бәширов |