БӘЙЛӘНЕШСЕЗ с. 1. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса бәйләнеше, нисбәте булмаган. Темага бәйләнешсез хикәя

2) Логик эзлеклелек сакланмаган; буталчык; аңлаешсыз. Шәмсия карчык йокы арасында Вафинның соравын аңламый калды булса кирәк, бәйләнешсез бер-ике сүз мыгырданды да янә тынды. Ф.Хөсни

2. рәв. мәгъ. Бутап, эзлеклелек сакламыйча. Фәрит, сагынып көткән анасын үбә-коча, балаларча бәйләнешсез итеп, күргән-белгәннәрен сөйләргә тотынды. Г.Минский



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә