БӘЙЛӘНЕШЛЕ с. 1. 1) Нәрсәгә яки кемгә дә булса мөнәсәбәтле, кагылышлы, үзара бәйле, нисбәтле, бәйләнеше булган. --- һәр жанр тоташы белән үзенә багышланган аерым бер бүлектә генә бирелә һәм аның чорларга бәйләнешле үзгәрешләре, конкрет әсәрләре дә шул бүлек эчендә карала. М.Бакиров 2) махс. Логик яктан эзлекле, грамматик яктан дөрес; төзек (сөйләм, язу турында). --- китапны төзегәндә, югарыда күрсәтелгән педагогика кагыйдәләренә туры китереп төзүен, бер-беренә бәйләнешле һәм эчтәлекле текстлар алуын һәм фәнни якка да әһәмият итүен әйтә. Ф.Вәлиева 2. рәв. мәгъ. Логик яктан эзлекле итеп. Салих [кызның] чая икәнен бик күптән белсә дә, болай килешле итеп, укытучылар шикелле бәйләнешле итеп сөйләвен беренче тапкыр ишетә иде. Г.Мөхәммәтшин |