БӘЙЛӘНЕШ и. 1) Бер-берсе белән бәйле булганлык, үзара шартлы мөнәсәбәтләр. Үсемлек органннарының үзара тыгыз бәйләнештә булуы һәрбер чәчәкле үсемлекнең бербөтен организм икәнлеген күрсәтә. Биология 2) Турыдан-туры аралашу; тыгыз багланыш; якын мөнәсәбәт. Авыл белән шәһәр бәйләнеше 3) Гадәттә ир кеше һәм хатын-кыз арасындагы яшерен якынлык. Ул чакта мин сиңа Фатихның Зөләйха белән әле һаман бәйләнештә торганлыгын сиздермәгән идем. Э.Касыймов 4) Хәбәрләшү, үзара элемтә. Әллә шул хис аңа [Асяга] бүтәннәр белән бәйләнешкә керергә киртә салып торамы? Х.Камалов. [Ильяс] Бабалары белән бәйләнешкә кереп карамады түгел. Ә.Баян |